‏ Psalms 129

Зиярәтчеләр җыры.

1Чарасызлык төбеннән дәшәм Сиңа, Раббым!
2Инәлүемне ишет, Раббым!
Дога-гозеремә колагыңны куй!
3Әгәр гөнаһ эшләрне теркәп барсаң,
кем аяк өсте кала алыр икән, и Хуҗа-Раббым?!
4Син безне ярлыкыйсың,
Син – дәһшәт ияседер!

5Мин бар җаным белән Раббыга инанып яшим,
өметемне Аның сүзенә баглыйм.
6Каравылчылар таңны көткәннән дә,
әйе, таңны көткәннән дә ашкыныбрак җаным Хуҗа-Хакимгә талпына.

7Әй Исраил, Раббыга өмет багла!
Ул мәрхәмәтле, йолып алырга көче җитәрлек Аның!
8Исраилне Ул барча гаеп эшләреннән йолып алачак.
Copyright information for TatIBT15