‏ Psalms 13

Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

1Акылсызның күңел төбендә
«Аллаһы юк!» дигән уй ятар.
Кешеләр азды, эшләре җирәнгечтер,
игелек кылучы һичкем юк.

2Аны эзләүче берәр акыллысы бармы икән дип,
Раббы күктән бәндәләренә күз салды.
3Юк, һәммәсе юлдан язган,
бозыклыкка бердәй баткан;
игелек кылучы күренми,
һичкем юк!

4Икмәк кисәге йоткандай халкымны йотучы,
Раббыга дога кылмаучы ул бозыклар шулай акылга килмәсме инде?
5Хактыр: дәһшәтле курку алачак әле аларны,
чөнки Аллаһы тәкъвалар яклыдыр.
6Мазлумның ниятен алар юкка чыгарса да,
Раббы аны Үзе яклыйдыр!

7Килсен Исраилгә котылу Сионнан!
Раббы Үз халкына муллык-иминлек кайтаргач,
Ягъкуб токымы сөенәчәк,
Исраил халкы шатлык кичерәчәк әле!
Copyright information for TatIBT15