‏ Psalms 130

Давытның «Зиярәтчеләр җыры».

1И Раббым, күңелем эреләнеп китмәде,
күзләремдә һавалану әсәре юк,
акылым җитмәслек зур эшләр белән үземне бәйләмәдем.
2Ана кочагында тынычланып-тынып калган
имчәк бала кебектер җаным минем,
әйе, җаным имчәк бала кебек.

3Әй Исраил, гомер бакый Раббыга өмет багла!
Copyright information for TatIBT15