‏ Psalms 132

Давытның «Зиярәтчеләр җыры».

1Никадәр яхшы вә күңелледер кардәшләрнең бергә тату яшәве!
2Татулык – рухани Һарунның башына сөртелеп, сакалына,
киемнәре якасына агып төшкән затлы, хуш исле май кебектер,
3яисә Һермон тауларыннан
Сион тавына төшкән чык суы кебектер.
Чөнки Раббы Сионга Үзенең фатихасын –
мәңгелек тормыш бирде.
Copyright information for TatIBT15