Psalms 134
1– 2Раббыны данлагыз!Әй сезләр, Раббы коллары,
Аның йортында, Аллабызның ихатасында торучылар,
Раббы исемен данлагыз!
3Раббыны данлагыз, чөнки Ул игелекле,
исеменә мәдхияләр җырлагыз, чөнки татлы эштер бу!
4Раббы Үзенә Ягъкуб токымын сайлады,
Исраилне Үзенең биләмәсе итте.
5Мин беләм: Раббы бөектер,
Хуҗа-Хакимебез бар илаһлардан югарыдыр!
6Раббы ни тели, шуны эшли күктә вә җирдә,
диңгезләрдә вә барлык тирәнлекләрдә.
7Җир йөзенең һәр тарафында Ул болыт хасил итәр,
яңгыр яуганда, яшенен яшьнәтер,
саклыкханәсеннән җилләр истерер.
8Мисырда Ул адәм затының һәм терлекләрнең
беренче балаларын үлемгә дучар итте.
9Әй Мисыр, синең җиреңдә Ул,
фиргавенне һәм аның колларын җәзалап,
галәмәтләр вә могҗизалар кылды.
10Байтак халыкларны кырды Ул,
кодрәтле патшаларны орып салды:
11амориләр патшасы Сихонны,
Башан патшасы Огны,
барлык Кәнган патшаларын.
12Җирләрен биләмә, әйе, биләмә итеп
Үз халкы Исраилгә бирде.
13И Раббы, исемең Синең мәңгелек,
даның буыннан-буыннарга күчешледер!
14Раббы Үз халкын хаклы чыгарыр,
Үз колларына миһербанлык күрсәтер.
15Мәҗүсиләрнең көмеш вә алтын потлары –
кеше кулы ясаган әйбер:
16авызлары булса да, сөйләшмәсләр,
күзләре булса да, күрмәсләр,
17колаклары булса да, ишетмәсләр,
тын-сулышсыздыр алар.
18Мондый потларны ясаган,
аларга өмет баглаган һәр кеше шул җансыз потлар кебек булыр!
19Әй Исраил йорты, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Әй Һарун токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
20Әй Леви токымы, Раббыга мактау-шөкерләр яудыр!
Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчеләр,
Раббыга мактау-шөкерләр яудырыгыз!
21Торак урыны Иерусалимдә булган Сион Раббысына
мактау-шөкерләр яусын!
Раббыны данлагыз!
Copyright information for
TatIBT15