Psalms 136
1Сион искә төшкәндә,без Бабилдәге елгалар буена утырып елый идек.
2Елга буендагы тал ботакларына гөсләләребезне элеп куя идек.
3Чөнки безне әсир иткән кешеләр бездән җыр сорар иде,
залимнәребез күңел ачмак булып:
«Сион җырларының берсен җырлагыз әле», – дип йөдәтер иде.
4Раббыга багышланган җырларны
чит җирдә ничек җырламак кирәк?!
5Әй Иерусалим, әгәр сине онытсам, минем уң кулым корысын!
6Сине, Иерусалим, онытсам,
сине шатлык-сөенечләремнең башына куймасам,
телем аңкавыма ябышсын!
7И Раббы, Иерусалим җиңелгән көндә Эдом угылларының:
«Җимер, нигезенә кадәр җимерегез аны!» –
дип кычкыруларын исеңә төшер.
8Әй син, җимереләсе Бабил-кыз!
Безгә ни кылсаң, үчен сиңа кайтарасы кеше бәхетледер!
9Бәхетледер сабыйларыңны тотып ташка бәрәсе кеше!
Copyright information for
TatIBT15