‏ Psalms 137

Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, бөтен йөрәгемнән Сиңа рәхмәтләр укыйм,
илаһлар алдында Сиңа дан җырлыйм!
2Мөкатдәс гыйбадәтханәң алдында башымны иям,
мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакына исемеңә шөкрана итәм,
чөнки исемең вә сүзеңне Син һәрнидән өстен куйдың.
3Чакырган көнемдә Син мине ишеттең,
җаныма көч-дәрт керттең.

4И Раббы, данласыннар Сине җир йөзенең барлык патшалары,
чөнки ишетә алар Синең авыздан чыккан сүзләрне;
5хак юлыңны мактап җырласыннар,
чөнки Раббының дан-шөһрәте зурдыр!
6Раббы югарыда: мескен мазлумны да күрә Ул,
тәкәбберне дә ерактан ук абайлый.

7Хафалы чагымда Син җаныма дәва бирәсең,
ярсыган дошманымнан кулыңны сузып яклыйсың –
уң кулың мине коткарып кала.
8Миңа вәгъдә иткәннәрнең барысын тормышка ашырыр Раббы.
Синең мәрхәмәтең, и Раббы, мәңгелек!
Кулыңа алган эшләрне ташлама!
Copyright information for TatIBT15