‏ Psalms 138

Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, Син мине сынап карадың, мине белдең.
2Утырганымны да, торганымны да,
уйларымны да ерактан белеп торасың.
3Йөримме мин, ял итәмме – Син гел минем янда,
бар юлларым Сиңа билгеле.
4Мин әле авыз ачып та өлгермим,
ә Син, Раббым, әйтәсе сүземне инде беләсең.
5Алдымда да, артымда да – һәр ягымда Син,
өстән дә Синең кулың мине саклый.
6Хәбәрдарлыгың минем өчен бер могҗизадыр –
көчем-аңым җитмәслек биеклектә.

7Синең Рухыңнан мин кая китә алыйм?!
Хозурыңнан кая кача алыйм?!
8Күкләргә күтәрелсәм – Син анда,
үлеләр дөньясына төшсәм – анда да Син!
9Әгәр мин таң канатларында көнчыгышка очсам
йә диңгезнең аръягына – көнбатышка китеп урнашсам,
10анда да Синең кулың мине озатып йөрер,
уң кулың миңа булышлык итәр.
11Әгәр: «Мине караңгылык яшерсен,
яктылык төнгә әйләнсен!» – дисәм дә,
12караңгылык Синең өчен караңгылык түгелдер,
төн Синең өчен көн кебек яктыдыр,
караңгылык та, яктылык та бертигездер.

13Барча эчке әгъзаларымны Син яраттың,
анам карынында җыйнап, миңа кыяфәт бирдең.
14Сиңа рәхмәт укыйм,
чөнки Син мине искитмәле итеп яраттың;
эш-гамәлләрең могҗизалы –
моны мин яхшы беләм!
15Җир тирәнлегендә
…җир тирәнлегендә… – Биредә ана карыны белән чагыштыру рәвешендә бирелә (охшаш урыннар: «Әюб», 1:21; 10:9).
укмашкан чагымда,
яшерен рәвештә кыяфәт алганда,
минем сөкләрем Синнән яшерен түгел иде,
16яралгымны Син Үз күзләрең белән күрдең.
Минем дөньяда яшисе көннәрем
Синең китабыңа мин туганчы ук алдан язып куелган.

17И Аллаһы, Синең уй-ниятләрең миңа бик тә кадерле!
Алар исәпсез-хисапсыздыр:
18санасаң, ком бөртекләреннән дә ишлерәктер.

…Уянган чакта да мин һаман Синең янда!

19И Аллаһы, яманнарны юк итсәң иде Син!
Әй кулы канлы бәндәләр, миннән ерак торыгыз!
20Алар Синең турыда ялган сөйлиләр,
явызлык кылып, Сиңа каршы баш күтәрәләр.
21Сиңа нәфрәтлеләргә миңамы нәфрәт белән карамаска?!
Сиңа каршы баш күтәргәннәрдән миңамы җирәнмәскә?!
22Үтә бер нәфрәт белән күрәлмыйм мин аларны,
кан дошманы булды алар минем өчен.

23И Аллаһы, сына мине, күңелемдәген танып бел,
өйрән мине, уй-ниятләремне ачыкла!
24Тикшереп кара, хәтәр юлда түгелме мин?
Мәңгелек юлыңа мине турыла!
Copyright information for TatIBT15