‏ Psalms 139

1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

2И Раббым, явыз кешеләрдән арала мине,
залимнәр кулыннан коткар!
3Аларның күңелләре явыз ният белән тулган,
җәнҗал куптарып йөриләр һаман.
4Елан кебек, телләрен үткенлиләр,
күзлекле елан агуы сеңгән сүзләренә.

5Сакла мине, Раббым, яман бәндә кулыннан!
Мине егарга теләгән залим кулыннан коткар!
6Тәкәбберләр яшерен ятьмә җәйделәр,
ау җепләре суздылар мине тотмак булып,
юлларыма тозак куйдылар.

7Раббыга мин әйттем: «Минем Аллам – Син!
Ишет дога-гозеремне, и Раббым!» – дидем.
8И Хуҗа-Раббым, кодрәтле Коткаручым,
сугыш көнендә Син башымнан каплап торасың.
9Яманнарны Син, Раббы, максатларына ирештермә,
хәйлә-мәкерләре уңышка очрамасын иде баш калкыткан чакларында!

10Мине сырып алганнарның авызларыннан түгелгән явызлыклары
үз башына төшсен,
11өсләренә утлы күмер яусын,
ут-ялкын эченә, чокыр төбенә атылсыннар,
бүтән баш калкытыр булмасыннар!
12Явыз телле адәм җир йөзендә ныгый алмасын,
залимнең явызлыгы аның үзен һәлакәткә илтсен!

13Беләм ки, мазлумның дәгъвасын Раббы хәл итәр,
гаделлекне дә юксылларга Ул кайтарыр.
14Әйе, тәкъвалар Синең исемеңә рәхмәт укырлар,
саф җанлылар Синең күз алдыңда йөрерләр.
Copyright information for TatIBT15