‏ Psalms 14

Давытның мәдхиясе.

1И Раббы, Синең йортыңда кунак булырга кем лаек?
Мөкатдәс тавыңда яшәргә кемнең хакы бар?
2Юллары туры, гамәлләре гадел,
йөрәктән чыккан сүзләре хак булган кешеләр лаектыр!
3Андый кеше теле белән яла якмас,
явыз ният белән дустына зыян кылмас,
якыны турында гайбәт-хурлауга юл куймас.
4Денсезләргә нәфрәт күзе белән карар,
Аллаһыдан курыкканны хөрмәт итәр,
үзенә зыян килсә дә, антында торыр.
5Көмешен ул әҗәткә рибасыз
Риба – биреп торган әйбер яки акчадан алынган процент.
бирер,
гаепсезгә каршы ялган шаһитлык итәр өчен, ришвәт алмас.
Шулай эшләгән кеше һичкайчан абынмас!
Copyright information for TatIBT15