Psalms 141
Давытның нәсыйхәте, мәгарәдә әйткән догасы. 1Раббыга мин кычкырып дәшәм,ялварулы аваз салам.
2Күңелем зарын Аңа ирештерәм,
кайгы-сагышымны бәян итәм.
3Рухым бик төшкән чакларда да
Син минем юлымны белеп торасың.
Мин йөргән сукмакларда яшерен аулар корылган иде.
4Уңга борылып карадым да күз йөрттем:
мине танып кабул итәр беркем юк;
качып котылыр урын калмаган,
инде мине кайгыртыр кем дә юк.
5И Раббым, мин Сиңа эндәштем:
«Син – минем сыену урыным,
терекләр дөньясындагы өлешем!» – дидем.
6Фөрьядыма колак сал,
чөнки мин чарасыз калдым;
эзәрлекләүчеләрдән коткар мине,
чөнки алар миннән көчлерәк.
7Җанымны тоткынлыктан йолып ал,
һәм мин исемеңә рәхмәтләр укырмын.
Миңа кылган игелекләреңә күрә
тәкъва җаннар минем янга тупланыр.
Copyright information for
TatIBT15