‏ Psalms 142

Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, догамны ишет;
Син тугры бит – ялваруыма колак сал,
Син хактыр – миңа җавап бир!
2Колың белән хөкемдә дәгъвалашма,
чөнки тереләрдән һичкем Синең алда аклана алмас.

3Дошманым мине куып җитте дә җиргә салып таптады,
караңгыда яшәргә мәҗбүр итте,
гүя мин күптәннән үлемен.
4Шул сәбәпле рухым төкәнде,
йөрәгемә шом оялады.

5Үткәндәге көннәр турында уйландым,
Синең гамәлләрең,
кулларың башкарган эшләр турында фикер йөрттем.
6Кулларымны Сиңа таба сузам,
тәмам корышкан җир кебек Сиңа сусыймын.

7Җавабыңны тиз бир, Раббым,
рухым алҗыды минем;
йөзеңне миннән читкә борма,
мине үлем чокырына төшәр хәлдә калдырма!
8Иртә таңда миңа мәрхәмәтең хакында ишеттер,
чөнки бар өметем Синдә генә.
Миңа йөрер юлымны ачып күрсәт,
чөнки җаным Сиңа тапшырылган.
9Дошманнар кулыннан коткар мине,
чөнки бары Сиңа сыгынамын.
10Өйрәт миңа ничек ихтыярыңны үтәргә,
чөнки Син – минем Аллам!
Игелекле Рухың мине тигез юлдан әйдәп барсын!

11И Раббым, исемең хакына җанымны сакла,
хаклыгың белән мине афәттән арала!
12Мәрхәмәтең йөзеннән дошманнарымны кырып бетер,
җаныма каныгучыларның берсен-бер калдырмый юк ит,
чөнки мин – Синең колыңдыр!
Copyright information for TatIBT15