‏ Psalms 145

1Раббыны данлагыз!

И күңелем, Раббыны данла!
2Гомерем ахырынача Раббыны данлаячакмын,
исән чагымда Аллама мәдхияләр җырлаячакмын!

3Түрә-башлыкларга өмет багламагыз,
алар адәм затыннан гына – сезне коткара алмыйлар!
4Җаны-рухы чыкты исә,
адәм баласы үзенең туфрагына кире кайта,
аның бөтен теләк-ниятләре шул көнне үк юк була.

5Бәхетледер Ягъкуб Алласыннан ярдәм алганнар,
өметен үз Алласына, Раббыга баглаганнар!
6Күкне вә җирне, диңгезне,
андагы бар нәрсәне яраткан,
тугрылыгын мәңге саклап,
7мазлумнарның хакын яклаган,
ачларга ризык биргән Раббы ул!
Раббы тоткыннарны иреккә чыгара,
8Раббы сукырларның күзләрен ача,
сыгылганнарны турайтып бастыра,
тәкъваларны ярата-сөя,
9читтән килгәннәрне саклап яшәтә,
үксезгә вә тол хатынга ярдәмен күрсәтә,
яман бәндәләрнең юлларын исә һәлакәткә илтә.

10Раббы мәңге патшалык итәр,
әй Сион, синең Аллаң буыннан-буынга патшалык итәр!

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15