‏ Psalms 146

1Раббыны данлагыз!

Аллабызга мәдхияләр җырлау – яхшы эштер!
Никадәр ләззәтле вә килешледер Аны мактау!

2Раббы Иерусалимне яңадан төзи,
сөрелгән Исраил халкын җыеп ала;
3яралы күңелләрне савыктыра,
аларның яра-җәрәхәтләрен бәйли.
4Йолдызларны хисапта тота Ул,
аларның һәркайсына исеме белән дәшә.
5Бөектер Хуҗа-Хакимебез вә бик кодрәтледер,
гакылының чиге юктыр!
6Раббы мазлумнарны югары күтәрә,
яман бәндәләрне исә түбән төшерә.

7Раббыга рәхмәт җырлары багышлагыз,
гөслә кылларын чиртеп, Аллабызга мәдхияләр җырлагыз!
8Улдыр күкләрне болытлар белән каплаучы,
җир өстенә яңгырлар яудыручы,
тау битләрендә үлән үстерүче.
9Хайваннарга азыкны Ул бирә,
җим сораган карга балаларын Ул ашата.

10Атның зур көченә дә,
кеше аягының йөгереклегенә дә Раббының исе китмәс.
11Ул фәкать Үзеннән куркучыларга,
мәрхәмәтенә өмет баглаучыларга илтифатын күрсәтә.
Copyright information for TatIBT15