Psalms 147
1Әй Иерусалим, Раббыны зурла!Әй Сион, үз Аллаңны данла!
2Чөнки синең капка бикләреңне Ул ныгытты,
халкыңа мөбарәк фатихасын бирде,
3чикләрең эчендә иминлек урнаштырды,
сине затлы бодай белән тукландырды.
4Җир йөзенә Ул Үз боерыкларын күндерә,
һәм Аның сүзе җитез-йөгерек була.
5Җиргә Ул, йон кебек, ап-ак карлар түши,
көл сипкәндәй бәсен иңдерә,
6эре-эре бозлар яудыра,
аның зәмһәрир салкынын кемнәр кичерә ала?!
7Сүзен боерса, бөтен нәрсә эри башлый;
җилләрен күндерсә, сулар агып китә.
8Раббы Ягъкубка Үзенең сүзен,
Исраилгә Канун кагыйдәләрен
вә карар-хөкемнәрен ирештерде.
9Башка халыкларга Ул моны эшләмәде,
шуңа күрә алар Аның хөкем-карарларын белмиләр.
Раббыны данлагыз!
Copyright information for
TatIBT15