‏ Psalms 149

1Раббыны данлагыз!

Раббы шәрәфенә яңа җыр көйләгез,
тугрылары җыенында Аны данлагыз!
2Үзен бар кылган патшаны күңел түрендә тотып
куансын Исраил, шатлансын Сион угыллары!
3Бии-бии Аның исемен данлагыз,
шөлдерле барабан кагып, гөсләдә уйнап,
Аңа мәдхияләр җырлагыз!
4Чөнки Раббы – Үз халкын хуш күрүче,
мазлумнарны коткарып югары күтәрүче.
5Аның тугрылары дан-гыйззәт эчендә тантана итсеннәр,
хәтта яткан җирләрендә сөенеп җырласыннар!
6Авызларында – Аллаһыны олуглау сүзе,
кулларында исә ике яклы үткен кылыч булсын:
7шулай алар чит кавемнәрдән үч алырлар,
ят халыкларга тиешле җәзасын бирерләр,
8патшаларын чылбырлар белән бәйләп-чорнап,
түрә-башлыкларының аяк-кулларына
тимер зынҗырлар салырлар –
9шул дошманнарына чыгарган хөкемне гамәлгә ашырырлар.
Раббының тугрылары өчен бу зур өстенлектер.

Раббыны данлагыз!
Copyright information for TatIBT15