Psalms 16
Давытның догасы. 1И Раббым, хакым-дәгъвамны тыңла, фөрьядымны ишет,хәйләсез иреннәрем әйткән догамны кабул ит!
2Миңа хөкемне Үзең белеп яса,
хаклы икәнемне күзләрең күрсен!
3Төнлә килеп, Син минем йөрәгемә текәлдең,
сынап карадың да гаеп тапмадың,
чөнки телем күңелдә булганны гына сөйли.
4Адәми затлар ни генә кылса да,
телеңнән төшкән сүзләрне тоттым мин,
залимнәр юлыннан читләшеп йөрдем.
5Адымнарым Синең юлда иде,
читкә тайпылмады аяк табаннарым.
6И Аллаһы, ялварып дәшәмен Сиңа –
мине җавапсыз калдырмассың.
Колак сал һәм сүзләремне ишет!
7Күрсәт миңа могҗизалы мәрхәмәтеңне!
Дошманнан Синдә сыену эзләүчене уң кул белән Син аралыйсың!
8Күз карасын саклаган күк сакла мине,
канатың астына алып сакла!
9Яманнарның талавыннан,
әйләнәмдә йөргән дошманнардан коткар мине!
10Аларның йөрәкләрен май баскан,
сөйләгән сүзләрендә тәкәбберлек.
11Артымнан эзәрлекләп, алар хәзер мине камыйлар,
миннән күз алмыйча җиргә бәреп егар җай эзлиләр.
12Корбанына ташланырга әзер торган арыслан,
яшерен җирдә посып яткан яшь арыслан кебек алар.
13И Раббым, тор!
Каршыларына төшеп егып сал аларны,
кылычың белән коткар җанымны яманнардан;
14Үз кулың белән, Раббым, ул адәмнәрдән –
өлешләре шушы дөньяда булганнардан азат ит мине!
Бир аларга мул итеп Үзең хәстәрләп куйганны,
кирәгеннән артык итеп балаларына бир,
оныкларына да шуннан өлеш чыгар!
15Мин исә тәкъва булганга йөзеңне күрәчәкмен,
уянып, Синең каршыңда хозурлык кичерәчәкмен.
Copyright information for
TatIBT15