‏ Psalms 17

1Җырчылар җитәкчесенә. Раббы колы Давытның мәдхиясе. Раббы Давытны барча дошманнарыннан һәм Шаулдан коткарган көнне Давыт Раббыга җыр багышлады
Карагыз: «II Патшалар», 22:1.
.

2Гыйшкым Сиңа, Раббым, көч-куәтем Синдер!
3Раббы – Кыям минем, Ныгытмам һәм Йолучым!
Аллам – сыендыручы Кыяташым,
Калканым, коткаручы Коралым
…коткаручы Коралым… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: мөгез (көч-кодрәт билгесе).
, Кальгам минем!
4Раббы мактауга лаектыр!
Мин Аңа ялварып дәшәм,
һәм Ул мине дошманымнан азат итә.

5Үлем газаплары биләп алган иде мине,
һәлакәтле дулкыннар өстемә ябырылган иде.
6Үлеләр дөньясының зынҗырлары урап алган,
әҗәл ятьмәләре чолгаган иде мине.
7Бәлагә тарыгач, мин Раббыга дәштем,
ярдәмгә үземнең Алламны чакырдым.
Үз йортыннан Ул мине ишетте,
зарлы авазым Аңа барып иреште.
8Шуннан Раббының ачуы кабарды:
җир йөзе селкенә-тетри башлады,
тауларның нигезе чатнап кубарылды.
9Раббының борын тишекләреннән – төтен,
авызыннан исә бар нәрсәне ялмап алучы утлар бөркелде,
Аңардан ялкынлы күмерләр шартлап чәчрәде.
10Күкләрне янтайтып, Раббы түбән төште,
Аның аяк асты тоташ караңгылык иде.
11 Керубимнәрнең аркасына утырып очты Ул,
җил канатларында алга омтылды.
12Караңгылыкка төренеп,
куе-кара болытлардан Үзенә чатыр корды.
13Аның хозурындагы балкыштан,
болытларны үтәли тишеп, боз вә утлы күмерләр яуды.
14Раббы күкләрне гөрселдәтте;
боз һәм утлы күмерләр чәчрәтеп,
Аллаһы Тәгалә Үзенең авазын ирештерде.
15Уклар атып таратты дошманны,
яшеннәр чатнатып тар-мар китерде.
16И Раббы, дәһшәтле шул авазыңнан,
борының бөркегән сулыштан диңгез төпләре күренде,
дөньяның нигезләре ачылды.
17Югарыдан сузылып Раббы кулымнан алды,
тирән сулар эченнән тартып чыгарды.
18Көчле дошманымнан, мине күрәлмаучы,
миннән куәтлерәк бәндәләрдән коткарды-аралады мине.
19Афәтле көнемдә алар юлыма төшкәннәр иде,
әмма Раббы миңа терәк булды.
20Ул мине иркенлеккә алып чыкты, коткарды,
чөнки мин Аның күңеленә хуш килдем.

21Тәкъвалыгым өчен Раббы миңа әҗерен бирде,
кулларым пакьлеге өчен бүләкләде.
22Чөнки мин Раббы юлында йөрдем,
Аллаһыдан йөз чөереп яман эш кылмадым.
23Аның бөтен карарларын күз уңында тоттым,
Канун кагыйдәләреннән читкә тайпылмадым.
24Каршында һәрчак ихлас-саф булдым,
гөнаһ эш кылудан сакландым.
25Аның алдында тәкъвалыгымны,
кулларымның пакь булуын күреп,
Раббы миңа әҗерен кайтарды.

26Тугры кешегә Син тугрысың,
күңеле керсезгә мөгамәләң керсездер.
27Пакь кешегә пакьлек кыласың,
хәйләкәргә исә хәйлә корасың.
28Мазлумнарны Син яклыйсың,
тәкәббернең исә башын түбән идерәсең.
29Шәм-чырагыма ут кабызучы Синдер, Раббым!
Караңгылыгымны Аллам яктырта!
30Аллаһы ярдәме белән мин дошман яуларын җиңәм,
Аның ярдәме белән диварларны кичәм.
31Аллаһының юлы кимчелексез,
әйткән сүзе саф-пакьтер!
Аңа сыгынган һәр кеше өчен калкан Ул!
32Раббыдан башка тагын берәр алла бармы?!
Аллабыздан башка икенче бер кыяташ бармы?!
33Аллаһы – миңа көч-куәт бирүче,
барыр юлымны хәвефсез кылучы!
34Аякларымны боланныкыдай җитез кыла,
биеклекләрдә мине тотрыклы итә.
35Кулларымны сугыш һөнәренә өйрәтә,
бакыр җәядән ук атарга көч бирә.
36И Раббым, Син миңа коткаручы калканыңны бирдең,
Синең уң кулың – минем таянычым;
Синең ярдәмең мине биекләргә күтәрә.
37Син минем барыр сукмагымны киңәйтәсең,
аякларым шуңа ышанычлы атлый.

38Эзәрлекли барып, дошманымны куып җиттем,
кырып бетермичә кире борылмадым.
39Шундый итеп издем ки, җирдән калыкмас иттем –
аяк астында ятып калдылар.
40Сугышыр өчен миңа көч бирдең Син,
миңа каршы чыкканнарны аягым астына салдың.
41Дошманнарны борылып качарга мәҗбүр иттең Син –
миңа үчлеләрне шулай тар-мар иттем.
42Ярдәмгә чакырдылар, тик аларга котылу насыйп булмады,
Раббыга ялвардылар, тик Ул җавап бирмәде.
43Мин аларны җилдә очкан тузан кебек туздырып аттым,
урам пычрагыдай таптадым.

44Халык фетнәсеннән мине Син коткардың,
кавемнәр өстеннән мине баш иттең –
мин белмәгән кабиләләр миңа хезмәт итә.
45Тавышымны ишетүгә, буйсыну белдерәләр,
каршымда билләрен бөгәләр.
46Рухлары сынып, калтыранып кальгаларыннан чыгалар.

47Раббы – тере Заттыр! Минем Кыяташыма мактау-шөкерләр яусын!
Мине коткаручы Аллам күкләргә күтәреп макталсын!
48Ул – минем өчен Үч алучы,
чит кавемнәрне миңа Буйсындыручы,
49мине дошманнарымнан Йолып алучы,
миңа каршы чыгучылардан мине Өстен итүче,
залимнәрдән Коткаручы.
50Шуның өчен, и Раббы,
чит кавемнәр алдында Сиңа рәхмәтләр укырмын,
исемеңә мәдхияләр җырлармын!
51Үзе куйган патшага Ул бөек җиңүләр насыйп итә,
Үзе сайлаган Давытка
һәм аның нәсел-нәсәбенә мәңгелек мәрхәмәтен күндерә.
Copyright information for TatIBT15