Psalms 18
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2Күкләр Аллаһының шөһрәтен хикәяли,күк гөмбәзе Аның могҗизалы эшләрен бәян итә.
3Көн көнгә шул хакта хәбәр җиткерә,
төн төнгә ирештереп тора.
4Тып-тын алар: сүз дә, сөйләү дә юк –
көн вә төннең тавышы ишетелми.
5Алай да хәбәрләре бөтен җир йөзенә,
сүзләре дөнья читләренә тарала.
Раббы күкләрдә кояш өчен чатыр корды.
6Ак чыбылдыктан чыккан кияүгә охшаш ул кояш,
батыр йөгерешче кебек чабарга атлыгып-шатланып тора.
7Күкнең бер очыннан калкып чыга,
икенче очына барып җитеп байый –
бер генә нәрсә дә аның җылысын тоймый калмый.
8Раббының Кануны камил – ул җаннарны тергезә,
күрсәтмәләре ышанычлы – гади кешегә зирәклек өсти.
9Әмерләре гадел – күңелләргә сөенеч бирә,
боерыклары якты-анык – күзләрне ача.
10Раббыдан курку, Аны хөрмәт итү – пакь нәрсәдер,
һәм бу шулай мәңге дәвам итәчәк;
хөкем-карарлары ышанычлы, һәммәсе хактыр.
11Раббы кануннары алтыннан да,
бихисап күп саф алтыннан кадерлерәк;
алар балдан, кәрәзле сыек балдан татлырак.
12Кануннарың миңа, Синең колыңа, үгет-нәсыйхәт бирә;
аларны ихлас үтәү – саваплы эш!
13Кем үзенең хаталарын күреп белә?!
Ихтыярсыз кылынган языклардан пакь кыл мине, Раббым,
14ниятемдә булганнардан да мин колыңны тыеп кал –
минем өстән хакимлек итмәсеннәр!
Шул чагында мин керсез,
зур гөнаһлардан азат булырмын.
15И Раббым, Кыяташым вә Коткаручым минем!
Авызымнан чыккан сүзләр, күңелемдәге уйлар
Синең күзеңә ятышлы күренсә иде!
Copyright information for
TatIBT15