Psalms 19
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2Афәтле көндә Раббы сине ▼▼ …сине… – Биредә Исраил патшасы күздә тотыла (7 нче аятьне карагыз).
ишетсә иде,Ягъкуб Алласының исеме сине сакласа иде!
3Мөкатдәс урыныннан Раббы сиңа ярдәмен күндерсә иде,
Сион тавыннан мәдәт ▼
▼ Мәдәт – ярдәм, булышлык.
юлласа иде!4Чалырга китергән барча малыңны исенә төшерсә һәм
тулаем яндыру корбаннарыңны кабул итсә иде!
5Раббы сиңа күңелең теләгәнне бирсә иде дә
уй-ниятләреңнең барысын гамәлгә куйса иде!
6Шулчак без, синең җиңүеңә сөенеп, шатлыклар кылырбыз,
Аллаһы исеме белән байраклар күтәрербез!
Раббы синең бар үтенечләреңне гамәлгә ашырса иде!
7Беләмен: Раббы Үзе май сөрткән патшаны коткарачак,
мөкатдәс күкләрдән аңа уңай җавабын күндерәчәк –
уң кулы белән җиңү китерәчәк.
8Берәүләр – сугыш арбалары,
икенчеләр атлары белән мактаныр.
Без исә Раббы Аллабыз исеме белән мактанырбыз.
9Тегеләр хәлдән таеп егылырлар,
без исә, калкып, аякта нык басып торырбыз.
10И Раббы! Патшага җиңү китер!
Сиңа ярдәм сорап дәшкәндә, үтенечебезгә колак сала күр!
Copyright information for
TatIBT15