‏ Psalms 2

1Ни дип чуалыша-котырына кавемнәр,
ник халыклар булмастайны тормышка ашырмакчы?!
2Җир йөзенең патшалары баш күтәрә,
Раббыга һәм Ул май сөрткән затка каршы
тупланалар бергә илбашлары.
3«Зынҗырларын өзик, – диләр алар, –
өстебездән богауларын алып ташлыйк!»

4Күк тәхетендә утыручы көләдер,
Хуҗа-Хаким алардан каһкаһә илә көлә.
5Ул аларны кисәтәчәк әле ачуы белән,
куркуга салачак барчасын дәһшәте белән,
6«Изге тавым Сионга Мин Үз патшамны утырттым», – диеп.

7Мин, патша, Раббы фәрманын игълан итәм.
Ул миңа әйтте: «Син – Минем углым,
бүген Мин синең атаң булдым», – диде.
8«Син Миннән сора,
һәм Мин сиңа халыкларны мирас итеп бирәчәкмен:
җир йөзенең дүрт кыйбласы синеке булыр», – диде.
9«Халыкларны син тимер таяк белән җимерәчәксең,
чүлмәк ваткан кебек, чәлпәрәмә итәчәксең», – диде.
10Әй патшалар, акылыгызга килегез!
Әй дөньяның илбашлары, гыйбрәтләр алыгыз!
11Раббыга курку вә хөрмәт,
тетрәнү вә сөенеч белән хезмәт итегез,
12углына хөрмәт күрсәтегез!
…углына хөрмәт күрсәтегез… – Яһүд телендә әлеге гыйбарә «Аңа чын күңелдән хөрмәт күрсәтегез» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.

Юкса Аның ачуыннан юлыгызда һәлак булырсыз –
Аның ачуы бик тиз дөрләп китәр.

Раббыга сыенучылар һәммәсе бәхетледер!
Copyright information for TatIBT15