‏ Psalms 22

Давытның мәдхиясе.

1Раббы – минем көтүчем,
Ул мине мохтаҗлыкта калдырмас.
2Мул-куе үләнле болыннарда йөртер,
талгын сулы елгалар буенда ял иттерер.
3Җаныма ныклык бирер,
Үз исеме хакына мине хак-туры юллардан җитәкләр.
4Караңгы үзәнгә барып керсәм дә,
хәвеф-хәтәрдән курыкмам,
чөнки янымда Син бар!
Көтүче таягың вә юл таягың кулыңдадыр,
шуңа күрә җаным тыныч минем.

5Дошманнарым күз алдында Син миңа табын җәйдең,
башыма хуш исле май сөрттең
…башыма хуш исле май сөрттең… – «Мине хөрмәтле кунак иттең» дигән мәгънәдә.
;
мөлдерәмә тулы минем касәм.
6Шулай, Синең игелегең, мәрхәмәтең
хәятем дәвамынча мине җитәкләп йөртер.
Раббы йорты гомер бакый минем йортым булыр.
Copyright information for TatIBT15