‏ Psalms 23

Давытның мәдхиясе.

1Җир һәм андагы бар нәрсә Раббыныкы,
Аныкыдыр җиһан һәм бар тереклек дөньясы.
2Җирне Ул диңгезләр өстенә корды,
агым сулар өстенә урнаштырды.
3Раббы тавына менәргә кем лаек?!
Мөкатдәс урынында Аның кем тора алыр?!
4Куллары чиста, йөрәге пакь, күңеле ялганга берекмәгән,
анты хәйләсез булган адәмнәр
5Раббының фатихасын алыр,
коткаручы Алласы тарафыннан акланыр.
6Менә шундый ул – Раббыны эзләүче,
Ягъкуб Алласы хозурына килүче
…Алласы хозурына килүче… – «Аллаһы йортына килүче» мәгънәсендә.
токым.

7Әй капкалар, ачылыгыз!
Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар!
Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
8Кем ул шөһрәтле патша?
Көчле вә кодрәтле Раббы,
сугышта җиңүчән Раббы ул!
9Әй капкалар, ачылыгыз!
Киерелеп ачылыгыз, әй борынгы капкалар!
Шөһрәт иясе патша эчкә үтсен!
10Кем ул шөһрәтле патша?
Күкләр Хуҗасы Раббы Үзедер!
Шөһрәтле патша Улдыр!
Copyright information for TatIBT15