Psalms 24
Давытның мәдхиясе. 1И Раббым, җанымны Сиңа тапшырам!2И Аллам, бар өметем Синдә!
Хурлыкка төшермә мине,
дошманнарым, минем өстән көлеп, тантана итмәсеннәр.
3Сиңа өмет баглаган һичкем хурлык кичермәсен,
сәбәпсез хаинлек ▼
▼ Хаинлек – хыянәтче булу.
итүчеләр үзләре хурлыкка төшсен.4И Раббым, хак юлыңны күрсәт миңа,
сукмагыңнан ничек барыйм, төшендер.
5Үзеңнең хакыйкать юлыңа күндер, өйрәт мине,
чөнки Синдер мине коткаручы Аллаһы,
бар өметем һәрчак Синдә генә.
6Әзәлдән ▼
▼ Әзәл – башы булмаган үткән заман; мәңгелек.
күрсәтә килгән рәхим-шәфкатеңне,мәрхәмәтеңне исеңә төшерче, Раббым!
7Яшьлек гөнаһларым, хаталарымны оныт,
игелегең хакына мине мәрхәмәт белән искә ал, Раббым!
8Раббы игелекле вә гадәләтледер,
гөнаһкярләрне Ул дөрес юл сайларга өйрәтә.
9Басынкы күңелләрне туры юлдан җитәкли,
Үзенең хак юлларын аларга өйрәтә.
10Раббы белән төзегән килешүне
һәм Аның күрсәтмәләрен тотканнар
Аның юлында мәрхәмәт вә тугрылыкка очрар.
11И Раббым, гаебем зур булса да,
Үз исемең хакына кичерә күр!
12Раббыдан куркып, Аны хөрмәт итүчегә
нинди юл сайларга кирәген күрсәтер Ул.
13Рәхәттә, муллыкта яшәр шул кеше,
нәселе мираска җир алыр.
14Раббы киңәше –
Аңардан курыкканнарга, Аны хөрмәт иткәннәргә;
алар белән төзегән килешүнең асылына төшендерә Ул.
15Күзләрем минем һәрчак Раббыга юнәлгән,
аякларымны ау ятьмәсеннән Ул ычкындырыр.
16Хәлемә күз салып, кызган мине,
чөнки ялгыз калып җәфа чигәмен.
17Йөрәгем сыкравы тулып ташыйдыр,
коткар Син мине бу авыр хәлдән.
18Газаплы, җәфалы хәлемә күз сал да
булган бар гөнаһларымны ярлыка минем.
19Әнә, дошманнарым ничек күбәйгән,
миңа нинди аяусыз нәфрәт белән карыйлар.
20Җанымны сакла, коткар мине!
Хурлыкка төшермә,
чөнки мине сыендыручы Син генәдер.
21Пакьлек вә тугрылык мине саклап торсын,
чөнки өмет-ышанычым Сиңа юнәлгән.
22И Аллаһы, коткар Исраилне барлык бәла-казалардан!
Copyright information for
TatIBT15