‏ Psalms 25

Давытның мәдхиясе.

1И Раббым, хакымны Үзең хакла,
мин бит пакь юлдан йөрдем,
икеләнүсез бары Сиңа өмет баглап яшәдем.
2Тикшер мине, Раббым, сынап кара,
күңелемдәге уй-ниятләргә бәһа бир!
3Синең мәрхәмәтең һәрчак күз алдымда,
мин Сиңа һәрчак тугрылык саклыймын.
4Ялганчылар янында утырмыйм,
монафикъларга ияреп китмим.
5Явызлар җыенына нәфрәт саклыйм,
яманнар яныннан урын алмыйм.

6 7И Раббым, гаепсез булуымны раслап кулларымны юармын
…кулларымны юармын… – Гыйбадәтханәгә керер алдыннан йола кушканча кул юу турында сүз бара.
да,
Сиңа рәхмәтләр укып, могҗизалы эшләреңне бәян итә-итә
мәзбәхеңне әйләнеп чыгармын.
8И Раббым, Мин сөям Синең дан-шөһрәтең тулы,
Син яшәгән йортны.
9 10Харап итмә җанымны, хәятемне,
гөнаһка баткан, уң куллары белән күпләп ришвәт алучы
канэчкеч явызлар арасында калдырып.
11Мин бит пакьлек юлыннан атлаучы –
кызган, коткар мине!
12Аягым тигез җирдә нык торыр,
җыенда мактау-шөкерләрем Раббыга булыр!
Copyright information for TatIBT15