Psalms 26
Давытның мәдхиясе. 1Раббы – Яктылык бирүчем, Коткаручым!Миңа кемнән өркергә?!
Раббы – хәятемнең кальгасы!
Мине кем куркыта алсын?!
2Мине йотмакчы булып өстемә ябырылган явыз җаннар –
көндәшләрем, дошманнарым, – абынып, барысы җиргә авачак.
3Каршымда бер чирү-яу калыкса да, йөрәгемне курку алмас;
миңа каршы сугыш ачсалар да, ныклыгымны җуймам.
4Раббыга теләк-эстәгәнем бары шул:
гомер бакый Раббы йортында булып,
Аның гүзәллегенә соклану, торагында догалар кылу.
5Казалы көнемдә Ул миңа сыеныр урын бирер,
ышык урынга – Үз чатырына кертеп яшерер,
кыя башына менгереп куяр.
6Шул чакны минем башым
әйләнәдәге дошманнарым өстеннән калкып торыр;
шатлыктан һай-һайлап мин
Раббы чатыры каршында корбаннар китерермен,
Аңа багышлап җырлар көйләрмен, мәдхияләр яудырырмын.
7И Раббым, ялвару сүзләремне ишет,
кызганып, җавап бир миңа!
8Күңелемдә Синең аваз:
«Йөземне эзлә!» – дидең.
Инде мин менә нурлы йөзеңне эзлим!
9Яшермә миннән йөзеңне,
ачу саклап кума колыңны!
Син бит миңа һәрчак ярдәмче булдың;
кире какма, ташлама мине, и коткаручы Аллам!
10Ата-анам ташлап китсә дә, Раббы мине кабул итәчәк.
11Дошманнарым күп булганга күрә,
юлыңны өйрәт миңа, и Раббым,
туры-тигез сукмакта миңа җитәкче бул!
12Дучар итмә мине дошманнарым иркенә,
чөнки ялган шаһитлар өере – каршымда,
авызларыннан дәһшәтләр ява өстемә.
13Әмма өмет-ышанычым ныктыр:
Раббы игелеген күрәчәкмен әле терек дөньяда!
14Өметеңне Раббыга багла, кыю бул, йөрәгеңне ныгыт!
Өметеңне Раббыга багла!
Copyright information for
TatIBT15