‏ Psalms 28

Давытның мәдхиясе.

1И илаһи затлар
…илаһи затлар… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһы угыллары.
, Раббының шөһрәтен вә көч-кодрәтен таныгыз!
2Раббы исеменең данын таныгыз,
гаҗәеп изгелек иясе Раббыга сәҗдә кылыгыз!

3Раббының авазы,
шөһрәтле Аллаһы гөрелтесе, сулар өстендәдер;
Раббы зур сулар өстеннән гизә.
4Раббының авазы гайрәтле,
Раббының авазы мәһабәтле!
5Раббының авазы эрбет агачларын сындыра,
Ливан эрбетләрен йолкып аудара.
6Ливан тауларын Ул – үгез бозау,
Сирион тауларын кыргый яшь үгез сыман сикертә.
7Раббының авазы ут-ялкын очкыннары чәчрәтә,
8Раббының авазы чүл өстен тетрәтә,
Раббының авазы Кадыш чүлен дер селкетә.
9Раббының авазы таза имәннәрне сыгылдыра
Яһүд телендә әлеге юл «Раббының авазы ана боланнарны вакытыннан алда бозауларга мәҗбүр итә» дигәнне дә аңлатырга мөмкин.
,
урманнарның яшел киемнәрен чишендерә.
Раббының йортында һәммәсе:
«Раббы данлыклы!» – дип әйтер.

10Раббы дәрья сулар өстендәге тәхетендә утыра,
Үз тәхетендә Ул мәңгелек патша булып утыра.
11Раббы Үз халкына көч-куәт биреп торыр,
аның исән-имин яшәвен мөбарәк кылыр!
Copyright information for TatIBT15