Psalms 29
1Давытның мәдхиясе. Аллаһы йортын изгеләштерү мәрасимендә ▼▼ Мәрасим – рәсмиләшкән гадәтләр, йолалар.
җырланган җыр. 2Мин Сине олуглыймын, и Раббым!Чөнки Син мине бәладән тартып чыгардың,
дошманнарыма минем өстән тантана итәргә бирмәдең.
3И Раббы Аллам, Сиңа ялварып дәшкәч,
Син миңа шифа-дәва бирдең.
4И Раббым, Син җанымны үлеләр дөньясыннан коткардың,
кабер якасыннан тартып алып исән калдырдың.
5И Раббының тугры затлары, Раббыга мәдхияләр җырлагыз,
мөкатдәс исеменә шөкрана кылыгыз!
6Чөнки Аның ачу-дәһшәте – бары бер мизгел,
илтифаты исә – тоташ бер гомер.
Кичен күз яшебез акса, иртән алмашка сөенеч килә.
7Имин вакытта үз-үземә:
«Гомер бакый какшамам!» – дип әйткән идем.
8Илтифатың белән Син мине
мәгърур таудай какшамас иттең, Раббым!
Әмма йөзеңне миннән яшергәч, хафага төштем.
9Шулчак мин Сине чакырып дәштем, Раббым,
рәхим-шәфкать күрсәтүеңне сорадым:
10«Әгәр мин гүргә керсәм, – дидем, –
түгелгән канымнан Сиңа ни файда?!
Гүр туфрагым Сиңа рәхмәтләр укырмы,
Синең тугрылыгың хакында сөйләрме?!
11Ишет мине, Раббым, рәхим-шәфкатеңнән аерма,
ярдәмчем бул миңа, Раббым!» – дидем,
12һәм аһ-зарымны Син шатлыклы биюләргә алыштырдың,
кайгы киемемне салдырып, бәхет киеменә төрдең.
13Инде хәзер, и Раббы Аллам,
күңел түремнән Сиңа мәдхияләр җырлармын
һәм тынып тормам!
Гомер-гомергә Сиңа рәхмәтләр яудырырмын!
Copyright information for
TatIBT15