‏ Psalms 3

1Давытның үз углы Абшалумнан качып киткән чагында әйткән мәдхиясе
Карагыз: «II Патшалар», 15:14.
.

2И Раббым, дошманнарым шулкадәр күбәйде!
Күпләр миңа каршы баш күтәрә!
3«Аллаһыга сыенып кына котыла алмас!» – ди алар.

4Әмма Син, и Раббым, як-ягымдагы калканым вә дан-шөһрәтем,
башымны югары күтәрергә мөмкинлек бирүчем!
5Раббыга ялвару сүзләремне җиткерәм мин,
һәм Ул миңа мөкатдәс тавыннан җавабын кайтара.

6Йоклап ятканда да, уянып торгач та, мине Раббы саклыйдыр –
7әйләнәмне сарган меңләгән дошманнардан курку-өркү юк миндә.
8И Раббым, тор! И Аллам, коткар мине!
Дошманнарымның һәммәсен тотып яңакла,
яманнарның тешләрен сугып сындыр!
9Котылу – Раббыдандыр!
Үз халкын Ул мөбарәк кылсын!
Copyright information for TatIBT15