Psalms 31
Давытның мәдхиясе. Нәсыйхәт. 1Бәхетледер кеше, әгәр җинаятьләре кичерелсә,кылган гөнаһлары ярлыкау тапса!
2Бәхетледер, гаеп эшләрен Раббы гафу итсә,
күңеле эчкерсез, хәйләсез булса!
3Гөнаһымны икърар итмәгән чагымда,
көннәр буе аһ-ваһ килеп йөрдем,
коры сөяк булып калды зәгыйфь тәнем.
4Көндезен дә, төнен дә тоттың Син
өстемә салган авыр кулыңны;
җәйге челләдә бар нәрсә корыган кебек,
дәрман-көчем тәмам төкәнеп калды.
5Шуннан мин гөнаһымны Сиңа ачып бирдем,
гаеп эшемне яшермәдем,
«Кылган җинаятьләремне
Раббы алдында икърар итәм!» – дидем,
һәм Син минем гөнаһымны кичердең.
6Шулай, һәр тугры колың,
мөмкинлеге бар чакта, Сиңа дога кылсын;
шулчак ташыган дәрья сулары да колыңа барып җитмәячәк.
7Син – минем сыену урыным,
мине кайгылардан аралыйсың,
шатлыклы котылу авазларына күмәсең.
8Раббы әйтә: «Сезгә ▼
▼ Сезгә… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: сиңа.
акыл өйрәтермен,барыр юлыңны күрсәтермен,
киңәш-мәслихәтемне бирермен,
һәрчак күз уңымда тотармын.
9Ат яки качыр кебек аңсыз булмагыз,
аларны тыңлатыр өчен йөгән һәм авызлык кирәк,
юкса алар сиңа буйсынмаслар».
10Яманның кайгы-хәсрәте күп булыр,
Раббыга өмет иткәнне исә Аның мәрхәмәте чолгап торыр.
11Тәкъвалар өчен Раббы куаныч вә шатлык чыганагы булсын!
Күңеле саф адәмнәр сөенечләр эчендә тантана итсен!
Copyright information for
TatIBT15