Psalms 32
1Әй тәкъва җаннар, Раббыга сөенечле җырлар җырлагыз!Аны данлау – күңеле саф булганнарның эшедер.
2Гөсләдә уйнап Раббыга рәхмәтләр әйтегез,
Аның хөрмәтенә ун кыллы лираны чиртеп уйнагыз!
3Оста уйнагыз,
шатлык авазлары яңгыратып, Аңа яңа җыр җырлагыз!
4Чөнки Раббының сүзе – хакыйкатьтер,
эшләгән эшләре ышанычлыдыр.
5Ул хаклык вә гаделлек сөя;
Раббының мәрхәмәте бөтен дөньяны иңли.
6Күкләр Раббының әмере белән бар булды,
күк җисемнәре Аның авызыннан чыккан
рухы-сулышы белән яратылды.
7Диңгез суларын Ул бер урынга туплады,
дәрьяларны тирән упкыннарга урнаштырды.
8Раббыдан бөтен җир йөзе курыксын,
алдында бар әһле җиһан калтырап торсын!
9Чөнки Ул әйттеме – әйткәне бар булды;
Ул әмер иттеме – әмере чынга ашты.
10Раббы халыкларның мәслихәтле эшләрен таркатыр,
кавемнәрне морадына ирешмәс итәр.
11Раббының карары мәңге үзгәрмәс,
күңелендәге ниятләре – буыннан-буыннаргача.
12Раббыны Аллаһы итеп таныган халык –
Ул Үзе өчен сайлаган халык бәхетледер!
13Раббы, күкләрдән карашын юнәлтеп,
адәм балаларының барчасын күрә.
14Утырган тәхете түреннән
җир йөзендәге барча җан ияләрен күзәтә.
15Ул – һәр кешенең йөрәген бар итүче,
аның бар гамәлләрен белеп-аңлап торучы.
16Гаскәре күплеге генә патшаны коткармас,
көч-куәте зурлыгы гына алып-егеткә ярдәм итмәс.
17Котылу өчен ат – ышанычсыз нәрсәдер:
үзенең егәре белән коткара алмас ул.
18Хактыр, Раббының күзе Үзен хөрмәт иткәннәргә,
Үзеннән курыкканнарга,
мәрхәмәтенә өмет баглаганнарга юнәлгән –
19Раббы аларның җанын үлемнән коткара,
ачлык килгәндә, аларга ризыгын бирә.
20Безнең җаныбыз Раббыга мохтаҗдыр,
Ул безнең ярдәмчебез һәм калканыбыз!
21Аңардандыр безнең күңелләргә шатлык-сөенеч иңә,
безнең бар өметебез Аның мөкатдәс исеменә баглы.
22И Раббы, бөтен өметебез Синдә –
мәрхәмәтеңнән аерма безне!
Copyright information for
TatIBT15