‏ Psalms 36

Давытның мәдхиясе.

1Яманнарның уңышына кызыкма,
явызлардан көнләшмә.
2Чөнки алар, үлән кебек, тиз шиңәчәк,
яшел уҗым кебек сулып бетәчәк.

3Өметеңне Раббыга багла, яхшылык эшлә,
үз җиреңдә Аңа тугрылык саклап яшә!
4Шатлык чыганагың Раббыда булсын –
Ул сиңа күңелең теләгәнне насыйп итәр.

5Барыр юлыңны Раббыга тапшыр!
Аңа сыен, һәм Ул синең хакка барын да эшләр.
6Тәкъвалыгыңны нур кебек балкытыр,
хаклыгыңны өйлә кояшыдай якты итәр.
7Раббыга таян, өметеңдә сабыр бул,
йөрер юлларында уңыш казанганнарга,
хәйлә корып эш йөрткәннәргә кызыкма!

8Ачу саклама, каударланып ярсыма,
кызма, көнләшмә, юкса явызлык базына төшәрсең.
9Чөнки явызлык эшләүчеләр юк ителер,
Раббыга сыенучылар исә мираска җир алыр.

10Озакламый яманнар тәмам юк булыр –
эзләп-эзләп тә таба алмассың.
11Ә мазлум адәмнәр мираска җир алыр,
тыныч-имин, бәрәкәтле тормышның тәмен татып яшәр.

12Яман кеше тәкъва кешегә хәйлә корыр,
аңа тешләрен шыкырдатыр.
13Әмма Раббы аның кыланышыннан көләр генә,
чөнки аның соңгы көне тиздән киләсен Ул беләдер.

14Мазлумны, фәкыйрь-юксылны аяктан егар өчен,
туры юлдан атлаучыны харап итәр өчен,
яман бәндә кылыч чыгарыр, җәясен киерер.
15Әмма аның кылычы үз йөрәгенә кадалыр,
җәясе сынып таралып бетәр.

16Тәкъва кешенең аз микъдар малы да
яманның зур байлыгыннан хәерлерәктер.
17Чөнки яманнарның көч-гайрәте сынар,
ә тәкъваларга көчне Раббы өстәп торыр.

18Саф күңелләрнең гомер көннәре Раббы карамагындадыр,
мирас җирләре мәңгегә алар кулында калыр.
19Авыр заманнарда да алар җәфа чикмәс,
ачлык килгәндә, тамаклары тук булыр.

20Ә яманнарның язмышы – һәлакәттер,
Раббының дошманнары ялан чәчәгедәй шиңеп төшәр,
төтен кебек таралып юкка чыгар.

21Яман кеше әҗәткә алыр, әмма кире кайтармас,
тәкъва кеше исә сораучыга кызганмыйча бирер.
22Хактыр, Раббы фатихасын алган адәм мираска җир кабул кылыр,
ә Раббы ләгънәтен алганнар кырылып бетәр.
23Адәм баласының йөргән юлын Раббы хуп күрсә,
Ул аның адымнарын нык итәр.
24Абынса, аңа егылырга ирек бирмәс,
Раббы Үзе аны кулыннан тотып торыр.

25Мин дә яшь идем, инде менә картаелды;
тик тәкъва кешенең ташландык хәлдә калуын,
балаларының хәер сорашып йөрүен күрмәдем.
26Тәкъва кеше әҗәткә һәрчак кызганмый бирер,
аның балалары хәер-фатихалы булыр.

27Явызлык эшләүдән саклан, яхшылык кыл,
шулчак гомер бакый имин яшәрсең.
28Чөнки Раббы гаделлек сөя,
тугры бәндәләрен ташламый.

Ул аларны мәңге имин яшәтер,
ә яманнарның нәселен корытыр.
29Тәкъвалар биләмәгә җир алырлар
һәм шунда гомер бакый яшәрләр.

30Тәкъва кешенең авызы хикмәт чәчәр,
теле аның гадел сүз сөйләр.
31Аллаһы кануны аның йөрәгендәдер,
аяклары аның ялгышып таймас.

32Яман кеше тәкъваны даими күзәтеп торыр,
үтерер өчен, аны эзләп-сагалап йөрер.
33Әмма Үз бәндәсен Раббы яман кулга бирмәячәк,
мәхкәмәдә аны гаепләүгә юл куймаячак.

34Раббыга сыен, Аның хак юлын тот!
Ул сине югары күтәрер – мираска җир бирер;
яманнарның һәлакәтен син үз күзләрең белән күрерсең.

35Үз җирендә тамырларын тирәнгә җибәреп,
ботакларын җәеп үскән агачтай кодрәтле,
рәхимсез вә яман бер затны белә идем мин.
36Озак та үтмәстән ул юкка чыкты,
эзләп карасам да, таба алмадым.
37Керсез күңелле адәмне күз уңында тот,
саф күңелле кешегә игътибарыңны юнәлт,
чөнки иминлек сөярнең киләчәге өметледер.
38Әмма гөнаһ кылучылар барысы һәлак ителер,
яманнарның киләчәге булмас.

39Тәкъваларны коткаручы – Раббы Үзедер,
авыр чорда Ул аларга хисар-кальга булыр;
40ярдәмгә килер, коткарыр,
яманнар кулыннан йолып алыр, азат итәр,
чөнки алар – Раббыга сыенучылардыр.
Copyright information for TatIBT15