Psalms 39
1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. 2Бар өметем Раббыда иде,һәм Ул, колак салып, фөрьядымны ишетте.
3Мине үлем чокырыннан,
баткаклык эченнән тартып чыгарды;
аякларымны каты таш өстенә бастырды,
аларга ныклык бирде.
4Авызыма яңа бер җыр –
Аллабызны данлаучы сүзләр салды.
Аның шушы гамәлләрен күреп, күпләр куркуга калыр,
ышанычларын Раббыга баглар.
5Раббыга өметләнеп торганнар бәхетледер!
Андый кеше тәкәббергә, ялганга иярүчегә йөз бирмәячәк.
6И Раббы Аллам, күптер Синең могҗизаларың,
безнең хакка корган ниятләрең!
Сиңа тиңдәш берәү дә юк!
Шуларны телгә алып сөйли башласаң,
бихисаптыр алар Синдә.
7Син миннән корбан, бүләкләр теләмәдең,
гөнаһ йолу вә тулаем яндыру корбаны да таләп итмәдең;
Син минем колакларымны ачтың.
8Шулчак мин әйттем: «Менә, мин килдем,
кулъязма төргәгендә минем хакта язылган, – дидем. –
9И Аллам, Синең ихтыярыңны үтәргә телим,
Синең Канун – йөрәгем түрендә».
10Олуг җыенда мин Синең хаклыгың турында сөйләдем,
телемне тыймадым –
бу Сиңа мәгълүмдер, и Раббым!
11Хаклыгыңны яшереп тотмадым,
тугры-садыйк, Коткаручы булуыңны бәян иттем;
мәрхәмәтең вә тугрылыгың хакындагы хәбәрне
олуг җыеннан йомып калмадым.
12И Раббым, рәхим-шәфкатеңнән мине мәхрүм итмә,
мәрхәмәтең вә тугрылыгың мине һаман саклап торсын!
13Юкса бихисап бәла-казалар чолгап алды мине,
гөнаһ эшләремнән күзләремне пәрдә сарды,
башымдагы чәч бөртегеннән дә күбәйде алар,
йөрәгемнең хәле бетте.
14Илтифат күрсәт, и Раббым, коткар мине!
Ярдәмең белән ашык, и Раббым!
15Җаныма кул сузучылар оятка калсыннар, хур булсыннар,
миңа зарар-зыян китерергә теләүчеләр, мәсхәрә ителеп,
берсе калмый артка чигенсеннәр.
16Ихи-хи-хи, дип миннән көлүчеләр,
рисвай калып, хурлык ачысын татысыннар.
17Ә Сиңа йөз тотучылар барысы куанышып күңел ачсыннар,
«Раббы бөектер!»
дип тәкрарласын коткарганың өчен Сине сөючеләр.
18Мин исә бичара бер фәкыйрьмен –
кайгыртсаң иде мине, и Хуҗа-Хаким!
Син – миңа Ярдәм итүче, мине Коткаручы!
Соңгара күрмә, и Аллам!
Copyright information for
TatIBT15