‏ Psalms 4

1Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

2Ялваруларымны җавапсыз калдырма, и яклаучы Аллам!
Кысынкы чагымда Син миңа иркенлек бирдең;
инде хәзер дә кызган, ачы догамны ишет!

3И адәм балалары! Миңа кара ягудан кайчан туктыйсыз?
Юк-барга күңелегезне биреп,
кайчанга кадәр юлдашыгыз ялган булыр?
4Белегез ки, тугры колын Раббы Үзенә сыендырды:
кайчан гына дәшсәм дә, ишетә Ул мине.
5Куркып тетрәнегез, гөнаһ кылмагыз,
төнлә ятакларыгызда тыныч кына уйланып ятыгыз.
6Тиеш булган корбаннарны китерегез
һәм Раббыга сыеныгыз!

7«Безгә яхшылыкны кем эшләр?» дигәннәр күптер.
И Раббы, безне йөзең балкышы белән нурландыр!
8Иген вә шәрабка тиенгән кешеләрнең шатлыгы
йөрәгемә Син салган сөенечтән күпкә кайтыштыр.
9Сау-сәламәт ятып йоклыймын,
чөнки бары Син, Раббы, мине иминлектә яшәтәсең!
Copyright information for TatIBT15