‏ Psalms 40

1Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе.

2Юксыл-мескенне кайгыртучы бәхетледер!
Казалы көнендә Раббы аны коткарып калыр,
3саклар, яшәтер аны;
ил-җирендә бәхетле булыр ул;
Раббы аны дошманы иркенә бирмәс,
4хасталы чагында аны карап-багар,
савыктырып, түшәгеннән күтәрер.

5Мин әйттем: «И Раббым, кызган мине, шифа бир,
чөнки Синең алда мин гөнаһ кылдым».
6Дошманнарым, ачы телләнеп, минем хакта:
«Дөмегеп, кайчан исеме онытылыр?» – диләр.
7Берәрсе мине күрергә дип килсә, ялган сөйли,
күңелендә бозык уйлар җыя,
аннан, урамга чыккач, гайбәт таратып йөри.
8Миңа нәфрәт саклаучылар һәммәсе,
үзара чыш-пыш килеп, миңа каршы мәкер коралар.
9«Аның башына бер чир ябышкан,
ятагыннан бүтән тора алмас!» – диләр.
10Икмәгемне бүлешкән ышанычлы дустым да
миңа каршы баш күтәрде.
11Әмма Син, Раббым, кызганып, мине аякка бастыр,
алардан үчне мин үзем алырмын.
12Әгәренки дошманым өстен чыгып тантана итмәсә,
шулчак, димәк, миннән разый икәнеңне белермен.
13Гаепсез булганыма Син мине сакларсың,
һәрчак күз алдыңда тотарсың.

14Исраилнең Раббы Алласына
әзәлдән мәңгелеккәчә мактау-шөкерләр яусын!
Амин, амин!
Copyright information for TatIBT15