‏ Psalms 41

Икенче китап

1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте.

2Агым суларны эзләп ашкынган болан кебек,
минем җаным да, и Раббым, Сиңа омтыла.
3Минем җаным Сиңа – тере Аллаһыга сусап ашкына.
Аллаһы хозурына кайчан килеп күренермен икән мин?
Биредә Аллаһы йортында гыйбадәт кылу турында сүз бара.

4«Кайда соң синең Аллаң?» – дип, һәркөн мине йөдәткәндә,
иртән вә кич күз яшьләрем булды миңа азык.
5Исемә төшсә, йөрәгем сыкрый:
мактау авазлары яңгыратып, бәйрәм иткән халык ташкынын
әйдәп йөргән чакларым бар иде,
алар белән бергә шөкраннар әйтеп,
Аллаһының йортына кергәннәрем бар иде.

6Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең?
Өметеңне Аллаһыга багла! –
Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!

7Җаным өзгәләнә минем;
Үрдүн елгасы башында,
Хирмун тау тезмәсенең Мисгар өркәчендә
Сине телгә алам, и Раббым!
8Шарлавыкларың гөрелтесендә упкын упкынга аваз сала;
Синең ул суларың, дулкыннарың шаулап узды минем өстән.
9Көндезләрен Раббы миңа Үзенең мәрхәмәтен юллар,
төннәремдә исә Аңа, хәятемнең Алласына, җыр җырлармын –
догаларымны ирештерермен.
10Кыяма, Аллама, әйтер сүзем шулдыр:
«Ни өчен Син мине оныттың?
Ни өчен дошман золымыннан хәсрәт чигеп йөрим икән?»
11Алар: «Кайда соң синең Аллаң?» – дип, мине кимсеткәндә,
уалып таралгандай була сөякләрем.

12Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең?
Өметеңне Аллаһыга багла! –
Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
Copyright information for TatIBT15