Psalms 42
1И Аллам, хакымны хакла!Денсез халык белән дәгъвамда мине якла,
мәкерле, гаделсез бәндәләрдән арала!
2Син бит, Аллам, минем хисар-кальгам.
Ни өчен миннән йөз чөердең?
Ни өчен дошман золымыннан мин хәсрәт чигәм?
3Күндер миңа якты нурыңны вә хакыйкатеңне –
юлымнан мине әйдәп барсыннар,
изге тавыңа, Синең торагыңа, җитәкләп китерсеннәр мине.
4Шунда мин мәзбәхең янына килермен,
шатлык-бәхет чыганагыма – Аллама якынлашырмын,
һәм Сиңа, Аллаһы, Аллам минем,
гөслә уйнап рәхмәтләр укырмын!
5Нигә дип өзгәләнәсең, и күңелем? Нәрсәдән шөбһәләнәсең?
Өметеңне Аллаһыга багла! –
Коткаручым Аллама рәхмәтләр яудырачакмын әле мин!
Copyright information for
TatIBT15