Psalms 43
1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының нәсыйхәте. 2И Аллаһы, ата-бабаларыбыз заманында, шул ерак көннәрдә,Син кылган эшләр хакында алар әйткәнне
үз колагыбыз белән ишеттек без.
3Син кулың көче илә чит халыкларны куып чыгаргансың,
алар урынына аталарыбызны урнаштыргансың,
ят халыкларны пыран-заран китереп, аталарыбызга җир биргәнсең.
4Җир яулауда аларның кылычы катнашмаган,
җиңүне аларга үз көчләре түгел,
бәлки Синең уң кулың вә беләгең, йөз нурың китергән,
чөнки Син аларны үз күреп яраткансың.
5И Аллаһы, патшам минем!
Ягъкуб балаларына Син җиңү бүләк итәсең!
6Синең белән бергә дошманнарыбызны сөзеп ташлыйбыз,
исемең ярдәмендә һөҗүмчеләрне аяк астына салып таптыйбыз.
7Минем өметем ук-җәядә түгел,
кылыч та мине азат итмәячәк,
8дошманнардан безне коткаручы – Син,
безгә нәфрәт саклаучыларны Син рисвай итәсең.
9Аллабыз белән көн дә мактанабыз;
Синең исемеңә мәңге рәхмәтләр яудырырбыз!
10Әмма хәзерге көндә Син безне ташладың,
безне рисвайга калдырдың,
инде гаскәребез белән бергә яуга чыкмыйсың.
11Безне дошман каршысында кире чигендердең,
мал-мөлкәтебезне безгә нәфрәтләнүчеләрдән талаттың.
12Безне куй сарыкларыдай суемга бирдең,
ят кавемнәр арасына чәчеп тараттың.
13Халкыңны юк бәягә сатып җибәрдең,
аны сатудан табыш алмадың.
14Күршеләр мәсхәрәсенә калдырдың безне,
әйләнә-тирәдәгеләр тарафыннан мыскыл вә хурлыкка дучар иттең.
15Чит-ят кавемнәр арасында безне
баш чайкый-чайкый көлеп сөйләнә торган мәзәк кешеләр хәленә калдырдың.
16– 17Һәр көнне күз алдымда мыскыл-хурлау кабатлана,
мәсхәрәләүче, кара ягучы сүзеннән,
дошманның, үчленең күз карашыннан йөземә кызыл таплар бәреп чыга.
18Болар барысы да безнең өскә ябырылган афәттер,
гәрчә без Сине онытмасак һәм антыңа хыянәт итмәсәк тә.
19Күңелебез кире чигенмәде Синнән,
табаннарыбыз Синең юлдан тайпылмады.
20Син исә безне издең-таптадың,
чүл бүреләре җирендә караңгылык эченә олактырдың.
21Әгәр Аллабызның исемен онытып,
чит илаһларга кул сузган булсак,
22Аллабыз моны игътибарсыз калдырыр идеме?! –
Ул бит күңел серләрен белеп торучыдыр!
23Синең юлдан йөргәнгә, көннең-көнендә җаныбызны кыялар,
безне сугым сарыклары итеп саныйлар.
24Уян, Раббы! Ник Син йоклыйсың?
Тор! Бөтенләйгә ташлама безне!
25Нурлы йөзеңне ник бездән яшерәсең?
Ник онытасың аяныч хәлебезне,
җәбер-золымга дучар булуыбызны?
26Без тузан-пычрак арасында ятабыз,
бәдәнебез җиргә сыгылды.
27Тор, Раббы, ярдәм ит безгә!
Мәрхәмәтеңне күрсәт – безне азат ит!
Copyright information for
TatIBT15