Psalms 45
1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының җыры. «Аламот ▼▼ Аламот – әлеге яһүд сүзенең мәгънәсе анык түгел.
» көенә. 2Аллаһы – безнең сыену урыны һәм көч-кодрәтебез,казалы чагыбызда ярдәм итүче.
3– 4Шуңа күрә курку әсәре юк бездә,
җир айкалып тетрәсә дә,
диңгезләр бәгыренә таулар убылып төшсә дә.
Ургылып шауласын сулары, дулкыныннан таулар тетрәнсен –
курку әсәре юк бездә.
5Бер елга бардыр,
аның сулары шатлык-сөенеч алып килә Аллаһы шәһәренә,
Аллаһы Тәгаләнең мөкатдәс торагына.
6Аллаһы – каланың үзәк уртасында:
какшамас, нык торыр бу шәһәр,
таң атуга Аллаһыдан ярдәмен алыр.
7Халыклар шаулашыр, патшалыклар тетрәнер;
Аллаһы Үз тавышын яңгыратыр да,
җир йөзе эреп киткәндәй булыр.
8Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада,
Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!
9Килегез, Раббының эшләрен күрегез,
Ул вәйран ▼
▼ Вәйран – ватык, җимерек, хәрабә хәленә килгән.
иткән җир өстенә күз салыгыз!10Бар тарафта сугышларны туктата Ул,
ук-җәя вә сөңгеләрне сындырып ата,
сугыш арбаларын утка яга.
11«Тынычланыгыз! Мин – Аллаһы, шуны аңлагыз!
Җир йөзендә, халыклар арасында исемем бөек булыр!»
12Күкләр Хуҗасы Раббы безнең арада,
Ягъкуб Алласы безнең ныгытма-кальгадыр!
Copyright information for
TatIBT15