‏ Psalms 48

1Җырчылар җитәкчесенә. Корах угылларының мәдхиясе.

2Әй халыклар, тыңлагыз!
Колак салыгыз, җирдә яшәүчеләр –
3гади кешеләр, асыл затлар,
байлар, ярлылар да!
4Телемнән хикмәтләр түгеләчәк,
күңелдәге уйларым төшенү-аңлау бирәчәк.
5Игътибарымны гыйбрәтле хикәяләргә юнәлтермен,
гөслә уйнап, аларның серләрен ачармын.

6 7Малларына ышанып яшәгән,
байлыклары белән мактанучыларның гөнаһ эшләре
мине төрле яктан сырып алганда – шундый афәтле көннәрдә –
нигә әле миңа куркып калырга?!
8Аллаһыга йолым хакы бирәм дисә дә,
адәм баласы үз кардәшен үлемнән йола алмас.
9 10Кеше җанының бәһасе ифрат кыйбаттыр:
кабер якасына килеп басмас өчен,
мәңге яшәү хокукына ия булыр өчен бирердәй нәрсәсе юк аның.

11Мәгълүмдер һәр кешегә: зирәкләр дә вафат була,
шулар кебек үк, наданнар, мәгънәсез кешеләр дә үлә,
мал-мөлкәтләре чит кулларга кала.
12Җир-суларына үз исемнәрен бирсәләр дә,
буыннан-буынга күчеп барган кабер
аларның мәңгелек йортына әйләнер.
13Бәндә баласы никадәр мактаулы-хөрмәтле булса да,
аның гомере дәвамлы түгел,
үлемле хайван кебек гүр иясе булачак ул.

14Ахмакларча үзенә ышанганнарның
һәм шулар гамәлен хуплаганнарның язмышы шундыйдыр:
15сарыклар сыман үлеләр дөньясына олагып,
үлем булыр аларның көтүчесе;
купшы йортларыннан еракта –
үлеләр дөньясында череп бетәр аларның бәдәннәре;
ә иртәгесен тәкъвалар алар каберенең туфрагын таптап йөрер.
16Мине исә Аллаһы саклап калыр,
җанымны үлем кулыннан коткарыр.

17Берәве баеганнан-байый икән, баесын,
өенең малы арта икән, арта бирсен – андыйларга син кызыкма:
18гүренә ул үзе белән һичнәрсә ала алмас,
җыйган малы да артыннан ияреп бармас.
19Исән чакта гәрчә үзен бәхетле санаса да,
уңышлары өчен кешеләрдән хуплау сүзе ишетсә дә,
20ул барыбер яктылыктан мәңге мәхрүм ата-бабалары янына күчәчәк.
21Бай булып та аңы җитмәүче кеше
үлемле хайван кебек гүр иясе булачак.
Copyright information for TatIBT15