‏ Psalms 49

Асафның мәдхиясе.

1Аллаларның Алласы, Раббы, сүз катып,
кояш чыгышыннан алып баешына кадәр
бөтен җир йөзенә аваз сала.
2Тиңсез гүзәл Сион тавыннан Аллаһы нуры сирпелә.
3Тынлыкны дер селкетеп килә Ул,
алдында ярсулы ут өермәләре бөтерелә,
әйләнә-тирәсендә көчле давыл уйный.
4Үз халкын хөкем итәр өчен, күккә вә җиргә эндәшә Ул:
5«Корбан өстендә Минем белән
килешү беркеткән тугры бәндәләремне яныма җыеп китерегез!»
6Күкләр Аның хак булуын игълан итә,
чөнки хөкем чыгаручы – Аллаһы Үзедер!

7«И халкым, тыңла! Мин сүз алам.
И Исраил, сиңа каршы шаһитлык кылам!
Мин – Аллаһы, синең Аллаң!
8Шелтәм син китергән корбаннар өчен түгел:
Миңа багышлап яндырган корбаннарың һәрчак күз алдымда.
9Абзарыңнан ни бер үгез,
көтүеңнән ни бер кәҗәгә мохтаҗ түгелмен.
10Чөнки урман җәнлекләре барысы Минеке,
меңләгән тауларда утлап йөри торган хайваннар да Минеке.
11Таулардагы барча кошларны танып беләм Мин,
басу-кыр җанварлары һәммәсе Минем карамакта.
12Ачыксам да, Мин синнән сорамас идем,
чөнки дөнья вә андагы бар нәрсә Минекедер.
13Мин әллә бозау ите ашап, кәҗә каны эчәдер дисеңме?!
14Син Аллага шөкран корбаны китер,
Аллаһы Тәгалә каршында нәзерләреңне үтә.
15Казалы көнеңдә чакыр Мине – Мин сине коткарырмын,
һәм син Мине данларсың шунда!»

16Ә яман бәндәгә Аллаһы болай ди:
«Минем Канун кагыйдәләремне сөйләп йөрергә,
Минем белән төзелгән килешүне телгә алырга синең ни хакың бар?!
17Син бит үгет-нәсыйхәтемне нәфрәт белән кире кагасың,
сүзләремне җилкәң аша читкә ыргытасың.
18Юлыңда очраган һәр карак – иптәшеңә,
зиначылар дустыңа әйләнә.
19Явызлыкка авызыңны киң ачасың,
телең алдау-йолдауга береккән.
20Утырасың да туган кардәшеңне яманлыйсың,
анаң углына кара яла ягасың.
21Син боларны эшләгәндә, Мин дәшми тордым,
һәм син Мине дә үзең кебек дип уйладың.
Инде менә фаш итәм сине,
гаебеңне йөзеңә карап әйтәм.
22Әнә шуны истә тотыгыз, и Аллаһының барлыгын онытучылар!
Юкса Мин сезне ботарлап ташлармын,
һәм һичкем сезне коткара алмас.
23Корбанлык итеп кем шөкраннар китерә, Мине данлаучы шулдыр;
туры юлдан кем бара, Мин шуның Коткаручысы булырмын».
Copyright information for TatIBT15