‏ Psalms 50

1 2Җырчылар җитәкчесенә. Давытның мәдхиясе. Батшеба белән булганнан соң Давыт янына Натан пәйгамбәрнең килүенә нисбәтле мәдхия
Карагыз: «II Патшалар», 11:1–12:25.
.

3И Аллаһы, кызган мине!
Олуг мәрхәмәтең, чиксез рәхим-шәфкатең хакына
минем бозык эшләремне сызып ташла.
4Юып төшер миннән гаепләремне,
гөнаһларымнан арындыр, пакьлә мине.
5Бозык эшләремне мин ачык беләм,
гөнаһларым һәрвакыт күз алдымда.
6Синең алда, фәкать Синең алда гөнаһлы мин,
Синең алда явызлык кылдым.
Гаепләү сүзләрең хаклыдыр,
хөкемеңдә Син гаделдер.
7Хактыр: бу дөньяга мин гаепле булып туганмын,
ана карынында ук гөнаһлы булганмын.
8Менә, бәндәләр күңелендәге хакыйкатьне сөюче Син;
кальбемә минем зирәклек орлыгы салчы.
9 Һүссөп суларын бөрке – һәм мин чистарырмын,
коендыр мине – кардан ак булырмын.
10Шат, сөенечле авазлар ишеттер,
Син зыян китергән сөякләрем янә рәхәт тойсын.
11Йөзеңне читкә бор гөнаһларымнан,
гаепләремне сызып ташла.
12И Аллаһы, мине саф йөрәкле кыл,
какшамас яңа рух хасил ит күңелемдә.
13Хозурыңнан мине читкә тибәрмә,
изге Рухыңнан мәхрүм итмә.
14Коткарып сөендер мине кабат,
күндәмлек рухын уят үземдә.
15Шуннан бозыкларга юлыңны өйрәтермен,
һәм гөнаһлылар Сиңа борылыр.
16Коткар мине кан түкмәле гөнаһтан,
и Аллаһы, коткаручы Аллаһы!
Һәм телем шунда хаклыгыңа дан җырлар!
17И Раббым! Авызымны ачык кыл,
телем Сиңа мактау сүзләре юлласын.
18Теләсәң, мин Сиңа корбан китерер идем,
тик Син аны теләмисең,
тулаем яндыру корбаннарыннан һушланмыйсың.
19Аллаһы кабул итә торган корбан – түбәнчелекле рухтыр.
Түбәнчелекле, күндәм йөрәкләрне Син кире какмассың, и Аллаһы!

20Миһербаның белән Сионга игелек кыл,
Иерусалим каласының диварларын торгыз!
21Шулчакны Син тиешле корбаннардан –
тулаем яндыру вә яндыру корбаннарыннан разый булырсың;
шулчакны корбан итеп мәзбәхеңә үгезләр китерерләр.
Copyright information for TatIBT15