‏ Psalms 53

1 2Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Зифлылар, килеп, Шаулга: «Давыт безнең якларда качып ята», – дигәннән соң, Давыт әйткән нәсыйхәт сүзләре
Карагыз: «I Патшалар», 23:19; 26:1.
.

3И Аллаһы, исемең хакына коткар мине,
кодрәтең белән акла мине!
4И Аллаһы, догамны ишет,
авызымнан чыккан сүзләргә колак сал!
5Юкса читләр миңа каршы аякланды,
залим бәндәләр, Аллаһыны санламаучылар, җаныма кул суза.

6Хактыр: Аллаһы – минем ярдәмчем,
Хуҗа-Хаким – минем таянычым.
7Явызлыклары җәзасыз калмас дошманымның;
тугрылыгыңны күрсәт – юк ит Син аларны!
8Мин исә ихлас йөрәктән Сиңа корбаннар китерермен,
исемеңә, и Раббым, рәхмәтләр укырмын,
чөнки Син – игелек чыганагы.
9Син мине бар бәлаләрдән коткардың,
дошманнарым өстеннән мин тантана итәм.
Copyright information for TatIBT15