Psalms 54
1Җырчылар җитәкчесенә: кыллы уен коралларында. Давытның нәсыйхәт сүзләре. 2И Аллаһы, догама колак сал,ялваруларымнан яшеренмә!
3– 4Яхшылап тыңла мине, җавап бир!
Дошманым тавышыннан,
яман бәндәнең җәбер-золымыннан хафага калдым,
хәсрәт эчендә интегеп яшим.
Алар миңа нахак бәла ягалар,
усалланып миңа каршы золым кылалар.
5Эчемдә әрнеп-әрнеп сыза йөрәгем,
яныйдыр миңа үлем дәһшәте.
6Курку-тетрәнүләр, шомлы уйлар
биләп алды минем җанымны.
7– 8– 9Шулчак мин үз-үземә әйттем:
«Күгәрченнекедәй канатларым булса,
ерак-еракларга очып китәр идем дә,
берәр аулак сахра җиргә төшеп,
бар җил-давыллардан яшеренер
һәм тынычланып калыр идем!» – дидем.
10– 11Туздыр үзләрен, и Хуҗа-Хаким,
куешкан сүзләре таркалсын,
чөнки шуны күрәм мин шәһәрдә:
көчләү, гауга йөри көн-төн диварларда,
җинаять вә афәт һәр җирдә;
12һәлакәт хөкем сөрә шәһәр эчләрендә,
золым белән ялган тулган урамнарга.
13Мине дошман күргән кемсә хурласа, әле түзәр идем;
миңа үчле берәү мәсхәрәләсә, аңардан кача алыр идем.
14– 15Әмма шундый булдың, әй син дә,
үземдәй якын күргән ишем, сердәш дустым, ихлас әңгәмәдәшем,
бергә Аллаһы йортына йөргән юлдашым.
16Өйләре вә йөрәкләре явызлык тулы дошманнарны
якаларыннан үлем эләктереп алсын,
тереләй дөмексеннәр алар үлеләр дөньясына.
17Мин исә Аллаһыга ялварып дәшәрмен,
һәм Ул, Раббы, мине коткарыр.
18Иртә-кичен, төшлектә дә инәлеп Аңа аһ-зарымны белдерермен;
инәлү авазымны ишетер Ул,
19миңа каршы аякланган дошманнарым исәпсез күп булса да,
алардан җанымны саклап калыр.
20Әзәлдән Үз тәхетендә утырган Аллаһы,
фөрьядымны ишетеп, дошманнарны тар-мар итәр;
юлларын үзгәртергә теләмәгәннәре,
Аллаһыдан куркуны белмәгәннәре өчен булыр бу.
21Әнә шулай дусларына кул озайтты,
үз антына хыянәт итте ул ▼
▼ …ул… – 14-15 нче аятьне карагыз.
.22Сөйләгән сүзләре майдай йомшак,
балдай татлы ▼
▼ …балдай татлы… – Яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: зәйтүн маедай йомшак.
булса да,күңелендә аның – дошманлык,
теле аның – үткен кылычтыр.
23Кайгы йөгеңне син ▼
▼ …син… – Ихтимал, биредә автор үзен тыңлаучы кешеләрнең һәммәсенә аерым мөрәҗәгать итә.
Раббыга тапшыр,Ул сиңа таяныч булыр –
тәкъва бәндәсенә егылырга ирек бирмәс.
24Хәйлә-мәкер корып яшәгән,
канга сусаган яман бәндәләрне Син, Аллаһы,
үлем чокырына хөкем итәчәксең;
гомер юлының яртысын да яши алмый гаип булсын ▼
▼ Гаип булу – югалу, юк булу.
алар!Мин исә тик Сиңа сыенамын!
Copyright information for
TatIBT15