‏ Psalms 55

1Җырчылар җитәкчесенә: «Ерак имәнлектә күгәрчен» көенә. Давытның Гәт шәһәрендә пелештиләр кулына эләккәннән соң язган шигыре
Карагыз: «I Патшалар», 21:10-15; 27:1-4.
.

2И Аллаһы, миһербанлык күрсәт!
Чөнки мине кысалар-изәләр, көн дә миңа һөҗүм итәләр.
3Дошманнарым мине һәркөн шулай кысрыклый;
миңа каршы аякланучылар бик күбәйде, и Аллаһы Тәгалә!
4Курыкканымда мин Сиңа сыенамын,
5Аллаһының сүзен данлап, өметемне Аңа баглыйм. –
Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!

6Сөйләгән сүземнең мәгънәсен бозалар һәрчак,
бөтен исәпләре – миңа явызлык эшләү.
7Җыелышалар да, яшеренеп, минем адымнарымны күзәтәләр –
шулай җанымны ауламак телиләр.
8Җинаятьләре өчен җәзасыз калдырма аларны!
Дәһшәтең белән, и Аллаһы, җиргә орып сал халыкларны!

9Горбәттә
Горбәт – иленнән аерылып чит, ят җирдә булучылык.
газап чигүләрем Сиңа мәгълүмдер;
күз яшем тулы касә Синең хозурыңда,
һәр бөртеге дәфтәреңә язылган түгелме?!
10Сиңа фөрьяд иткәндә, дошманнарым кире чигенәчәк;
беләмен ки: Аллаһы минем яклы!
11Аллаһының сүзен данлыймын!
Раббының сүзен данлыймын!
12Өметемне Аллаһыга баглыйм. –
Нәрсәдән куркырга миңа?! Адәм заты миңа ни кыла алсын?!

13И Аллаһы! Сиңа әйткән нәзерләремне үтәрмен,
рәхмәт бүләкләре китерермен.
14Чөнки Син җанымны үлемнән коткардың,
аякларымны абынмас кылдың.
Инде мин, дөньяның яктысын күреп,
Синең алдыңда йөрермен.
Copyright information for TatIBT15