‏ Psalms 58

1Җырчылар җитәкчесенә: «Харап итмә» көенә. Давытның шигыре. Шаул, Давытны үтермәкче булып, аның йортын күзәтер өчен кешеләр җибәргән вакытка мөнәсәбәтле
Карагыз: «I Патшалар», 19:11.
.

2И Аллам, коткар мине дошманнарымнан,
миңа каршы аякланучылардан азат ит!
3Явызлык кылучылардан коткар мине,
канга сусаучылар кулыннан йолып ал!

4Юкса күр, Раббым: залим бәндәләр мине сагалый,
үтерергә ниятләп, миңа каршы фетнә оештыра,
гәрчә җинаять вә гөнаһ кылмасам да;
5гаебем булмаса да, һөҗүм итәргә ашкына алар.
Кузгал, миңа ярдәмеңне юлла, хәлемне күр!
6Әй Күкләр Хуҗасы Раббы Алла,
әй Исраил Алласы, уян!
Халыкларның барчасын җәзага тарт!
Явыз хыянәтчеләрнең берсен дә аяма!

7Кичләрен алар әйләнеп кайтып,
этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
8Күр, нинди генә сүзләр ургылмый авызларыннан,
телләре үткен кылыч кебек,
«Кем ишетә безне?!» – дип уйлый алар.
9Әмма Син, Раббы, алардан көләчәксең әле,
мәсхәрәгә калдырачаксың әле халыкларны!

10Көч-куәтем – Синдер, Сиңа сыгынамын,
чөнки Аллаһы – минем ныгытмам!
11Мәрхәмәт кылучы Аллаһы миңа ярдәмгә килер,
дошманымның җиңелүен миңа Үзе күрсәтер.

12Бу сабак халкым хәтереннән җуелмасын өчен,
дошманнарны капыл үтермә.
Син аларны кодрәтең белән таратып туздыр, күтәреп ор,
и Хуҗа, и калканыбыз!
13Аларның телләрендә гөнаһлы сүзләр,
шуңа күрә тәкәбберлекләре алар өчен тозакка әйләнсен!
Ләгънәт-каргышлары, сөйләгән ялганнары өчен,
14Син аларны дәһшәтең белән кырып ташла –
дөньяда эзләре калмаслык булсын!
Шунда җир читенәчә хәбәр таралыр:
Ягъкуб нәселе белән Аллаһы Үзе идарә итә.

15Кичләрен алар әйләнеп кайтып,
этләр кебек, шәһәр буйлап улашып йөриләр.
16Ашар өчен азык эзлиләр,
туймасалар, шыңшырга тотыналар.
17Мин исә кодрәтеңә җыр җырлармын!
Иртә таңда сөенә-сөенә мәрхәмәтеңне данлармын!
Син бит минем ныгытмам,
афәт килгәндә, сыену урыным булдың.
18Кодрәтем чыганагы – Синдер!
Сиңа мәдхияләр җырлыймын!
Аллаһы – минем ныгытмам,
мәрхәмәт кылучы Аллаһы Ул!
Copyright information for TatIBT15