Psalms 59
1– 2Җырчылар җитәкчесенә: «Антлашу лаләсе» көенә. Давытның сабак булсын дип язган шигыре. Арам-Наһараимгә һәм Арам-Собага каршы Давыт алып барган сугыштан кайтып килгән Йоавның Тоз үзәнендә унике меңлек Эдом гаскәрен тар-мар итүенә мөнәсәбәтле ▼▼ Карагыз: «I Патшалар», 8; 10; «I Елъязма», 18-19.
. 3И Аллаһы, Син бездән йөз чөердең,безне егып салдың.
Син безгә ачулы идең,
инде элекке хәлебезгә кайтар!
4Җир йөзен дер селкеттең, ярдың Син;
инде терелт аны, юкса ул һаман тибрәнмәктә.
5Халкыңны каты сынауларга дучар иттең,
ачы шәраб эчертеп иләсләндердең.
6Ә Сине хөрмәтләүче бәндәләреңә,
очкан уклардан саклансыннар дип,
ишарә биреп әләмеңне күтәрдең.
7Сөеклеләрең котылсын дисәң,
уң кулыңны суз, коткар, җавап бир безгә!
8Аллаһы, мөкатдәс ханәсеннән сүзен ирештереп, вәгъдә итте:
«Шәкемне сөенә-сөенә бүләчәкмен,
Суккөт үзәнен үлчәп халкыма бирәчәкмен.
9Гилыгад Минекедер, Менашше да Минеке,
Эфраим – башыма кигән очлымым,
Яһүдә – хөкемдарлык таягым.
10 Мәаб – юынгыч табагым,
Эдомга исә аяк киемемне ташлармын.
Пелешет җирендә сөрән салып тантана итәрмен!»
11Кем миңа кирмән-калага бәреп керергә булышыр?
Кем миңа Эдомга барыр юлны күрсәтер? –
12И Аллаһы, бездән ваз кичкән,
гаскәребез белән яу чыгудан баш тарткан Син түгелме?!
13Ярдәм ит безгә дошманнарга каршы көрәштә,
юкса адәм затының ярдәме – фәкать буш куыктыр.
14Аллаһы белән берлектә без җиңүгә ирешербез,
дошманнарыбызны Ул җиргә салып таптар!
Copyright information for
TatIBT15