‏ Psalms 6

1Җырчылар җитәкчесенә: сигез кыллы уен коралларында. Давытның мәдхиясе.

2И Раббым, ачуың чыгып җәзалама мине,
ярсыган чагыңда газаплама!
3Мәрхәмәт ит, Раббым, чөнки сулып беттем,
шифа бир миңа, Раббым: калтырыйдыр сөякләрем,
4җаным-тәнем тетрәнәдер.
Аһ, йа Раббым! Кайчангача дәвам итәр бу?

5Кил, Раббым, җанымны коткар,
мәрхәмәтең хакына саклап кал мине!
6Чөнки үлеләр арасында Сине беркем телгә алмас.
Гүрдә Сиңа кем шөкраннар кылсын?!

7Аһ-зарларымнан мин тәмам хәлдән тайдым,
ятагымда һәр төн егълап чыгам,
түшәгемне күз яшьләремә чылатам.
8Хәсрәттән күзләрем зәгыйфьләнде,
дошманнарым рәнҗетүеннән нуры сүнде.

9Әй сезләр, бозык гамәл кылучылар,
югалыгыз минем күз алдымнан!
Чөнки Раббы минем аһ-зарымны ишетте.
10Ялваруыма Раббы колак салды,
догамны кабул итте.
11Дошманнарым барысы да хур булачак,
аларны дәһшәт чолгап алачак,
мизгел эчендә мәсхәрә ителеп һәммәсе качып китәчәк.
Copyright information for TatIBT15