Psalms 61
1Җырчылар җитәкчесе Едутун өчен. Давытның мәдхиясе. 2Җанымның тынычлыгы бары Аллаһыда,котылу миңа Аңардан килә.
3Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам,
һәм мин һичкайчан какшамам.
4Авыш диварны, кыйшайган койманы аударырга теләгәндәй,
кешегә каныгуыгыз кайчангача дәвам итәр икән?
5Сез адәм углын югарыдан түбән тәгәрәтмәкче
һәм алдашудан ләззәт табасыз;
телегездә хәерхаһ сүзләр булса да,
күңелегездән кешегә ләгънәт укыйсыз.
6Тынычлыкны мин Аллаһыда эзлим,
чөнки бар өметем Аңа баглыдыр.
7Ул – минем Кыяташым, Коткаручым вә Ныгытмам,
һәм мин һичкайчан какшамам.
8Аллаһыдандыр котылуым да, дан-шөһрәтем дә,
минем өчен Ул – ныклы Кыяташ, сыену урыны.
9И халкым, һәрчак Аллаһыга өмет багла,
күңел серләреңне бары Аңа түк!
Чөнки Аллаһы – безнең сыену урыныдыр.
10Адәм баласы – бер сулаган һава, рәшә сыман гына:
барысын бергә үлчәүгә куйсаң,
буш куыктан җиңелрәк булырлар.
11Көч кулланып мал җыярмын,
талап баермын, дип бушка хыялланма!
Мал-мөлкәтең арта калса, күңелеңне аңа салма!
12Аллаһы бер тапкыр әйтте, тагын бер әйтте,
һәм мин моны ишеттем:
көч-кодрәт – Алланыкыдыр,
13мәрхәмәт тә Аның иркеңдә.
Син, Хуҗа-Хаким, эшенә күрә һәркемгә әҗерен бирәсең.
Copyright information for
TatIBT15