Psalms 62
1Давытның Яһүдә чүлендә әйткән мәдхиясе. 2И Аллаһы, Син – минем Аллам! Мин Сиңа ашкынамын!Сусыз, коры, кипшергән сахрада интеккәндәй, Сиңа сусап,
Сине юксынып зарыгадыр җаным-тәнем.
3Мөкатдәс ханәңдә күрдем мин Сине –
Синең көч-кодрәтеңне, дан-шөһрәтеңне.
4Синең мәрхәмәтең дөньяда яшәүдән кадерлерәк –
телем Сине зурлаудан туктамас!
5Гомерем беткәнче, Сиңа мактау-шөкерләр юллармын,
исемеңне зекер кылып ▼
▼ Зекер кылу – искә алу.
, кулымны күкләргә сузармын.6– 7Ятагымда Сине искә төшерәм мин,
төннәрендә Сине уйлап ятам –
затлы ризыктан авыз иткәндәй була җаным,
сөенә-сөенә Сине данлый телем.
8Чөнки Син – минем яклаучым;
канатларың күләгәсендә сөенеп яшимен мин.
9Минем җаным Сиңа сарыладыр,
Синең уң кулың мине нык тота.
10Мине юк итәр өчен, җаныма каныгучылар
үлеләр дөньясына олагып һәлак булсыннар!
11Башлары кыелсын кылыч көченнән,
җим-табыш булсыннар чүл бүреләренә!
12Патша өчен Аллаһы куаныч чыганагы булсын!
Аллаһы белән ант иткәннәр Аны данга күмсен,
ялган таратучыларның исә авызы томалансын!
Copyright information for
TatIBT15